Центральная библиотека

Тероризм - куркыныч күренеш

Ел саен 3нче сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә.
Бу көн 2004нче елның 1-3нче сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышлана - ул вакытта террорчылык акты нәтиҗәсендә 300 дән артык кеше, нигездә, хатын-кызлар һәм балалар һәлак булды.
Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне терроризм кебек куркыныч күренеш белән көрәштә дәүләт һәм җәмгыятьнең бердәмлеген символлаштыра.