Центральная библиотека

Мин яратам сине, Татарстан!

30 августта Татарстан халкы үз дәүләтчелегенең тууын - республиканың оешу көнен бәйрәм итә. Бу көнне 1990 елда Республика Югары Советы Татарстан ССРның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итте.
Бүген, әлеге бәйрәм алдыннан, район китапханәсе хезмәткәрләре бистәбезнең үзәк урамында “Мин яратам сине, Татарстан!” дигән акция үткәрделәр.Чара барышында викторина уздырылды һәм Татарстан флагы төсендәге символлар өләшенде.