Алтын көз-2022
29 август көнне "Балтач" үзәк ял паркында районыбыз китапханәчеләре тарафыннан оештырылган "Алтын көз - 2022" күргәзмәсе һәркемне гүзәллек һәм муллык дөньясына дәште. Биредеге һәр чәчәк бәйләме, композиция, табигать могҗизалары, гигант яшелчәләр алтын көзнең муллыгын, байлыгын тагын бер кат күрсәтте