Центральная библиотека

Серләр тулы табигать

27 июль көнне “Книжная среда” проекты кысаларында «Салкын чишмә» эко паркында Табигатьне саклау көне уңаенан “Серләр тулы табигать” дип исемләнгән мозговой штурм үткәрелде. Биредә ял итүчеләр туган як табигатенә багышланган викторинада катнашты, табигатьне саклаунын әһәмияте турында әңгәмә оештырылды.  Балалар Кызыл китапка кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр белән танышты. Чара шашка уйнау белән тәмамланды.