Центральная библиотека

И жить спешит, и чувствовать торопится...(П.А. Вяземскийның тууына 230 ел уңаеннан)

23 июльдә Петр Андреевич Вяземскийның тууына 230 ел. П.А. Вяземский – рус шагыйрь, тәнкыйтьче, мемуарист, тәрҗемәче, тарихчы һәм дәүләт эшлеклесе була. Александр Пушкинның якын дусты. Петр Вяземский озын, әмма авыр тормыш кичерә. Аның биографиясендә якын кешеләрен югалту белән бәйле фаҗигале сәхифәләр күп була. Княз соңгы көннәрен ялгызлыкта үткәрә. Шагыйрьнең юбилее уңаеннан тормышын һәм иҗатын чагылдыручы онлайн презентация эшләнде.