Центральная библиотека

Праздник интеллекта (Шахмат көне уңаеннан)

1966 елдан башлап инде күп еллар дәвамында бөтен дөньяда 20 июльдә Халыкара шахмат көне билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан Үзәк китапханә хезмәткәрләре “Книжная среда” проекты кысаларында “Салкын чишмә” эко паркында ял итүчеләр өчен “Праздник интеллекта” дип аталган уен программасы әзерләде. Биредә ял итүчеләр үзара шахмат уенында көч сынашты,  кызыклы сорауларга җавап биреп шахмат уены турында белемнәрен сынадылар.