Уеннарда халкым тарихы
“Книжная среда” проекты кысаларында “Салкын чишмә” эко паркында ял итүчеләр өчен “Уеннарда халкым тарихы” дип исемләнгән җырлы -биюле программа оештырылды. Биредә катнашучылар яңа шигырь китаплары белән таныштылар- шигырьләр укыдылар, халкыбызның милли уеннарын уйнап, җырлап һәм биеп күңел ачтылар. “Фикердәш” клубы әгъзалары һәм килгән кунаклар үзара чәй табыны артында аралаштылар.