Центральная библиотека

Җәйге банка

Бүгенге көндә җәй күчтәнәчләреннән тулысынча файдаланган мәл, әмма аның бер өлешен кышка да саклап каласы килә. Шуңа күрә уңган хуҗабикәләр инде хәзердән үк кышка салатлар һәм кайнатмалао әзерләү белән мәшгуль. Аларга булышлык йөзеннән Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Набережная» ял итү паркында «Лето в банках» дип аталган китап күргәзмәсе янында әңгәмә оештырды. Биредә ял итүчеләргә яңа рецептлар туплаган китаплар тәкъдим ителде һәм кышкы салат рецептлары җыелган буклет өләшенде.