Центральная библиотека

Наркотикларга - ЮК!

26нчы июнь – Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне иде. Шул уңайдан “Книжная среда” проекты кысаларында наркотикларга каршы библиоквилт үткәрелде. “Балтач” паркында ял итүчеләр наркотикларның зарары турында стенд һәм китаплар күргәзмәсе белән таныштылар, укырга теләгән китапларын китапханәгә кереп яздырып алып чыктылар. Шулай ук балалар һәм яшьләр белән наркомания турында әңгәмә үткәрелде, нәтиҗәләр төсле стикерларга язылып, стенд тулыландырылды.