Центральная библиотека

Ак калфаклы милләтемнең күңел хәзинәләре

20 май көнне 2022 ел Россияда Мәдәни мирас елы дип игълан ителү уңаеннан Үзәк китапханәнең уку залында өлкән китап укучылар өчен “Ак калфаклы милләтемнең күңел хәзинәләре” дип исемләнгән тематик кичә үтте. Биредә килгән кунаклар Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел уңаеннан тарихи мәгълүмат алдылар, милли уен – “Түбәтәем” уйнап күңел ачтылар, борынгы җырларны искә төшерделәр. Балтач ягы алтын куллы һөнәр ияләренә бик бай төбәк, китапханәчеләр Балтач бистәсенең танылган һөнәрчеләре турында сөйләп аларны искә алдылар. Чара ахырында Гарипова Әдилә полимер балчыктан  үзе ясаган кул эшләренә күзәтү ясап аларны иҗат итү серләрен ачты.  Бу кичәдә һәр  кунагыбыз  үзен һөнәрче итеп хис иттте, чөнки үз куллары белән полимер балчык ярдәмендә хатын-кыз бизәнгече ясап карады.