Центральная библиотека

Бергә елмаябыз

1нче апрель көнне Балтач үзәк китапханәсендә «Бергә елмаябыз» дип исемләнгән белем аукционы үткәрелде. Китап укучылар  юмористик рухта язылган “Бергә елмаябыз” китаплар күргәзмәсе белән таныштылар, шаян белем аукционы  сорауларына җавап бирделәр, тормышта үзләре белән булган күңелле хәлләр белән уртаклаштылар, мәзәкләр сөйләделәр.  Соңыннан кызыклы эчтәлектәге китаплар да яздырып алдылар.