Центральная библиотека

Милләтемнең кояшы син, Тукай!

27 апрель көнне Балтач урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары катнашында “Милләтемнең кояшы син, Тукай!” дип исемләнгән белгечләр турниры үткәрелде. Чара яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның 136 еллыгына багышланды. Биредә укучылар серле тартмачыктагы сорауларга җавап бирделәр, “Көйне бел” уенында Тукай шигырьләренә язылган җырларны әйттеләр, Г. Тукай премия лауреатлары арасындагы якташларыбыз белән таныштылар. Ә “Әгәр Тукай социаль челтәрләрдә булса...” дип аталган видеофантазия укучыларны Тукаебызны замандашыбыз итеп күрсәтте.