Центральная библиотека

“Син мәңге безнең арада, татарның рухы – Тукай!”

“Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын” дип язган  татар халкының мәшһүр шагыйре Габдулла Тукай. Аның шигырьләре буыннан-буынга яратып укыла, әсәрләре бала чактан ук күңелгә кереп урнаша һәм гомер буе онытылмый, җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли.

22 апрель көнне Балтач Үзәк китапханәсенең уку залында  Габдулла Тукайның тууына 136 ел булу уңаеннан “Син мәңге безнең арада, татарның рухы – Тукай!” дип исемләгән нәфис сүз осталары бәйгесе узды. Район күләмендә үткән әлеге бәйгедә шагыйрьнең татар, рус, удмурт телендә әсәрләре яңгыравы, туган телгә, мәдәниятенә, сәнгатенә, гореф-гадәтенә мәхәббәт хисе тәрбияләү булды.