Центральная библиотека

"Кыю йөрәк кенә мәңгелек" (Бөек Җиңүнең 77 еллыгына)

5нче май көнне Балтач урта мәктәбенең 9нчы а сыйныфы укучылары өчен "Кыю йөрәк кенә мәңгелек" дип исемләнгән телдән журнал үткәрелде. Чара Бөек Ватан сугышында катнашкан, яу кырында ятып калган татар әдипләренә багышланды. Биредә укучылар сугышта катнашкан язучыларыбыз һәм шагыйрьләребезнең иҗатын искә төшерделәр, М. Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алдылар, сугышта үлгән якташ шагыйребез Хәбра Рахман турында белделәр, әдипләребезнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча сорауларга җавап бирделәр.