Центральная библиотека

Сугыш һаман төшләремә керә...

15 февраль  - Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көне уңаеннан,  Балтач район Үзәк  китапханәсендә  “Сугыш һаман төшләремә керә...” дип  исемләнгән очрашу – кичә узды. Әфган сугышы ветераны Гатиятуллин Дилүс улы белән очрашуга  Балтач урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары  килде. Балалар, тын калып, әфганчының куркыныч сугыш турындагы истәлек хатирәләрен тыңладылар. Очрашу  документаль фильм һәм китапларга күзәтү белән үрелеп барды.