Центральная библиотека

"В паутине коррупции" хокукый мәгълүмат сәгате

Коррупция - хәзерге заман җәмгыятенең иң кискен проблемаларыннан берсе. Әдәбиятта ришвәтчелек темасы үз әһәмиятенә ия. Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Факел» яшүсмерләр клубында " В паутине коррупции "дип исемләнгән хокукый мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Китапханәче язучыларның вак түрәләрнең кимчелекләреннән көлүче, аларны югарыдагы затлар алдында куркаклыкта һәм икейөзлелектә гаепләүче, акчаны шәхси кыйммәтләрдән өстен куючы итеп күрсәткән әсәрләре белән таныштырды.