Каләм тибрәтә якташлар
Хәзерге вакытта яшүсмерләргә Ватаныбызның әдәби, мәдәни тормышына, аның тарихына карата кызыксыну уяту бик мөһим. Шул уңайдан 19 октябрь көнне Балтач Үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре Балтач урта мәктәбенең 8 «б» сыйныфы укучылары өчен «Каләм тибрәтә якташлар» дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрделәр. Бу чараның максаты – укучыларның туган як турында белемнәрен арттыру, якташ язучыларның иҗаты һәм китаплары белән таныштыру.