Центральная библиотека

Ак таяк-хөкем карары түгел

Күп кенә илләрдә ел саен 15 октябрьдә Ак таяк көне билгеләп үтелә. Ак таяк сукыр яки начар күрүчеләр символына әверелде. Әмма бу һәр күрмәүче кеше үзен дөньядан, барлык кешеләрдән аерылган итеп хис итә дигән сүз түгел. Балтач районында сукырлар җәмгыяте җитәкчесе Рамил Гыйльфанов та шундый фикердә. Китапханәче белән очрашуда ул күрмәүче кешеләргә игътибарлы караш һәм Балтач районында алар өчен тудырылган шартлар турында фикер алышты.