Центральная библиотека

"Мин табышмак чишәм..." (Мөдәррис Әгъләмовның тууына 75 ел)

Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовның тууына 75 ел. М. Әгъләмов — җитмешенче еллар башында татар поэзиясенә үз шигъри аһәңе белән килеп кергән шагыйрьләрнең берсе. Аның поэзиясенә музыкальлек, классик поэзия һәм халык иҗаты традицияләреннән үсеп чыккан табигыйлек һәм эчке бер моң хас. Ул туган ил, халык язмышы, аның үткәне һәм киләчәге турында яза. Шагыйрьнең мәхәббәт лирикасы да үзенчәлекле табышлары белән аерылып тора. Балтач Үзәк китапханә хезмәткәрләре юбилярның иҗатына багышланган онлайн презентация әзерләделәр