Центральная библиотека

"Әгәр мин янмасам" (Г. Мөхәммәтшинның 80 яшьлек юбилее)

Гарифҗан ага Мөхәммәтшиннең 80 яшьлек юбилее уңаеннан Балтач мәктәбенең 9 сыйныф укучылары белән  "Әгәр мин янмасам" исемле әдәби кунакханә үтте.

Гарифҗан Мәхәммәтшин мәктәп елларыннан ук әдәби иҗат белән шөгыльләнә.

Шигырьләре республика матбугатында 1970 елларда еш басыла башлый. «Килегез, дусларым!», «Гомерлек язым», «Керим әле урманнарга», «Бәхет» кебек шигырь җыентыклары укучылар тарафыннан җылы кабул ителде. Балаларга багышланган «Уеннан уймак», «Серләвек», «Сүтелгән йомгак» китаплары дөнья күрде.

Аның иҗатында җырлар аерым урын алып тора. Рөстәм Яхин, Фасил Әхмәтов, Сара Садыйкова, Луиза Батыр-Болгари, Азат Хөсәенов, Әнвәр Шаһиморатов, Мәсгудә Шәмсетдинова һ. б. танылган композиторлар аның шигырьләренә 60тан артык җыр иҗат иттеләр.