Центральная библиотека

Тирән күңел дөньясы

Күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, М.Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, татар драматургиясен, татар театрын югары дәрәҗәләргә күтәргән классик драматург Туфан Габдулла улы Миңнуллинның тууына 85 ел булды.  Аның иҗаты - үзе бер дөнья:  геройлары гаять тормышчан, үзгә холыклы булулары белән аерылып тора. Туфан ага чын күңелдән авылга, аның яшәешенә, кешеләренә гашыйк әдип, шуңа күрә  иҗатында авыл, аның табигате, милли рухта тәрбияләнгән авыл кешесе аерым урын били.  Балтач Үзәк китапханә хезмәткәрләре  әдипнең әлеге заман өчен дә актуальлеген югалтмаган, татар әдәбиятнының йөзек кашлары булган әсәрләрен барлап , аларның үзенчәлекләре белән таныштырды.