Центральная библиотека

Балтач Үзәк китапханәсендә Мансуров Зиннур Мөҗип улы белән очрашу

Бүген Балтач Үзәк китапханәсендә Татарстанның атказанган сәнгать  эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты,  шагыйрь, Татарстан Республикасы президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улының ышанычлы вәкиле Мансуров Зиннур Мөҗип улы белән очрашу узды. Үз чыгышында Зиннур әфәнде республикабызның социаль, мәдәният һәм икътисад өлкәләрендәге уңай нәтиҗәләрне ассызыклады. Очрашуны килгән кунакларның җылы сүзләре һәм сайлау алды платформасына теләктәшлекләре тулыландырды.