Центральная библиотека

Төсләр балкышы

Балтач Үзәк китапханә хезмәткәрләре Мәдинә Маликовның 85 яшьлек юбилее үңаеннан аның иҗатына багышланган “Төсләр балкышы” дип исемләнгән видеокүзәтү ясадылар.

Татар әдәбияты бай һәм үзенчәлекле, һәр язучының үз аһәңе, үз стиле, язу манерасы,  китаплары бар. Алар арасында Мәдинә Маликова әсәрләре аерым урын алып торалар.  Хатын-кызлар арасында иң күп роман иҗат итүче, детектив жанрда оста язучы язучы, җәмәгать эшлеклесе генә түгел китап кадере хакында иң күп уйланып, шул хакта матбугатта публицистик язмалар белән чыккан һәм үз мисалында, китапларын таратып, татар китабының укучысы барлыгын, татар әдәбиятын сатуның табышлы икәнен раслаганын әйтүче дә.