Халкым мирасы
Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән матурлыкка омтылганнар. Халкыбызның күңел нурын сибеп чиккән сөлгеләре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, чаршаулары... Энҗе-мәрҗән белән чигелгән укалы калфак -түбәтәйләре бүгенге көндә дә тиңсез хәзинә булып тора.
“Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, -ди халык мәкале. Ә халык әйтсә, хак әйтә. Шуны истә тотып, халкыбызның үзенчәлекле чигү төрләрен барлап бүгенге көндә чигүче райондашыбыз Ленура апа Сафинаның кул эшләрен тәкъдим итәбез.