«Укый торган Татарстан: әдәби сәхнә» әдәби-театр фестивале
Китап укучыларны китап укуга җәлеп итү, әдәбиятка мәхәббәт уяту, кече ватаннарына карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан «Укый торган Татарстан: әдәби сәхнә»дип исемләнгән әдәби-театр фестивале оештырылды. Катнашучыларга Ә.Еники, А. Гыйләҗев, М. Мәһдиев әсәрләреннән өзекләр укып видеоъязма жибәрергә тәкъдим ителде. Катнашучыларның чыгышын бәяләүнең төп критерие-сәнгатьле уку түгел, ә әсәрдән уңышлы сайланган өзек уку иде. Конкурста Балтач авылара Үзәк китапханәсенең барлык филиаллары китап укучылары катнашты һәм лауреат дипломнары белән бүләкләнде.