Центральная библиотека

“Җәйге китапханә” алачыгы

Балтач Үзәк китапханәсе “Җәйге китапханә” алачыгын  ачып җибәрә. Биредә сүз кышка әзерлек турында  барачак:  нинди  дару үләннәре җыярга, миллек бәйләү серләре, кыярны тозларгамы әллә маринадлау яхшыракмы? Интернетта күп бит андый мәгълүмат, диярсез. Ә без сезгә аларның уңайлырак һәм үзебез тикшереп караган ысулларын тәкъдим итәчәкбез.