Центральная библиотека

«Әти, әни, мин-китап укучы гаилә» фотоконкурсына нәтиҗә

8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан, Балтач авылара Үзәк китапханәсе «Барысы да гаиләдән башлана» дигән акция игълан иткән иде, аның кысаларында 3 - 10 июль көннәрендә «Әти, әни, мин-китап укучы гаилә» дип исемләнгән фотоконкурс үткәрелде. Бөтен катнашучылар да кызыклы фотоларын Инстаграм социаль челтәренә урнаштырып китап укуның креатив формалары белән уртаклаштылар. Ләкин конкурс булгач җиңүче берәү генә була, иү күп лайкларны (185 лайк) Сәрдек авылынан Лотфуллиннар гаиләсе җыйды һәм алар җиңүче дип табылды. Калган катнашучылар-авыл китапханәләре китап укучылары түбәндәге номинацияләр буенча билгеләп үтелде:

- «Иң креатив фото»: Чүтай авыл китапханәсе, Көшкәтбаш авыл китапханәсе;

- “Мин һаман да бала әле...”: Кили авыл китапханәсе;

- «Кайда гына укымыйбыз»: Шубан авыл китапханәсе, Субаш авыл китапханәсе, Алан авыл китапханәсе, №2 Чепья авылы  филиалы;

- “Гаиләбез дусты - китап”: Пыжмара авыл китапханәсе, Арбор авыл китапханәсе, Куныр авыл китапханәсе;

- “Кичке әкият”: Урта Көшкәт авыл китапханәсе, Шеңшеңәр авыл китапханәсе, Карадуган авыл китапханәсе;

- «Китаплы гөлбакча»: Нөнәгәр авыл китапханәсе, Сосна авыл китапханәсе;

- "Бергә-бергә укыйбыз": Көек авыл китапханәсе;

- «Әдәби гаилә»:  Балтач үзәк китапханәсе, Шода авыл китапханәсе, Борбаш авыл китапханәсе, Борнак авыл китапханәсе, К. Лызи авыл китапханәсе;

- «Чикләрсез китапханә»: Кенәбаш авыл китапханәсе, Түнтәр авыл китапханәсе, Яңгул авыл китапханәсе.