#хәтеркөне флешмобы
2020 елның 22 июне - Хәтер һәм кайгы көне -Бөек Ватан сугышы башлануга 79 ел. Нәкъ менә шул көнне иң куркыныч сугыш башланды. 2020 елда «Балтач җирлекара Үзәк китапханә»муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе китапханәләрнең барлык онлайн битлэрендэ уза торган онлайн - чаралар программасын әзерләде. Хэтер коне унаеннан, һәр китапханә “Хәтер” китабы басмасына мөрәҗәгать итте,үз авылының сугыш ветераннары истәлегенә фотосүрәтләр, истәлекләре аша хөрмәт хисен #хәтеркөне флешмобы аша җиткерде.
Хәрбер китапханә инстаграмм битендә сугышка багышланган китаплар парады, әдәби әсәрләрдән торган презентацияләр эшләп, китап укучыларга сугыш афәтен курсәтергә тырышты.