Центральная библиотека

Яңа китап - яңа дус

Балтач авылара Үзәк китапханәсенең китап фонды яңа китапка баеды. Смәел авылында яшәп иҗат итүче Фаварис Галиев “Фаваризмнар” дип аталган китабын бүләк итте. Әлеге изге эшнең башлангычы автор үзе булса, дәвамчысы булып иганәче Әхмәдиев Фәнис Васыйл улы тора. Яңа китап үз укучысын тапсын,  иҗатчы әдәби киңлеген югалтмасын, ә иганәчегә изге эшләре өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез!