Центральная библиотека

«Данлыйбыз сине, рус теле!» онлайн квест-уен

6 июньдә бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә Россиядә Рус теле көне билгеләп үтелә. Пушкин көне уңаеннан Балтач Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Инстаграм социаль челтәрендә  барлык китап укучылары өчен «Данлыйбыз сине, рус теле!» дип исемләнгән онлайн квест-уен үткәрделәр. Катнашучылар уен барышында аһәңле, җанлы, бөек рус теле дөньясына сәяхәт кылдылар. Тамашачылар шулай ук квест атмосферасына җәлеп ителделәр һәм үзләренә кызыклы мәгълүматлар алдылар.