Центральная библиотека

#фронткахатлар

Сугыш елларының төрле документлары арасында аерым төрдәге документлар бар - хатлар. Фронттан хатлар һәм фронтка хатлар. Ул вакыт катлаулы булуга карамастан, фронт хатлары бик эчкерсез һәм бик тормышчан булган. Сугыш гадәти тормыш барышын бозып, якын кешеләрне бер-берсеннән озак вакытка аерды һәм авыр шартларга куйды. Бу шартларда хатлар бердәнбер элемтә һәм  аралашу чарасы булып калган.

8 май көнне Балтач авылара Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре сугыш еллары атмосферасына кереп, якыннарына һәм туганнарына фронтка хатлар яздылар. Килеп чыккан нәтиҗәләр социаль челтәрдә #фронткахатлар хештегы белән куелды.