Центральная библиотека

#Батырларурамы

Ә Сез Балтач районы урамнары исемен йөрткән Бөек Ватан сугышы геройларының, фронтовик язучыларның исемнәрен хәтерлисезме?

Б. Рәхимов, В.Булатов, Г. Гыйльметдинов, М. Җәлил, М. Девятаев, З. Космодемьянская – безнең урамнарда Бөек Ватан сугышы геройларының легендар исемнәре.

Ә без сугыш геройлары турында күп беләбезме? Башларын сугыш кырында салган һәм безнең тыныч  тормышыбыз һәм ирегебез өчен сугышкан каһарманнар турында.

6 май көнне социаль челтәрдә #Батырларурамы хештегы белән урнаштырылган видеороликларны карап якташларыбызның батырлыклары турында күбрәк белергә мөмкин иде.