Район әдәби-музыкаль композицияләр бәйгесе "Сугыш көйдергән юллар..."
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап, Балтач үзәк китапханәсе тарафыннан китапханәләр арасында район күләмендә "Сугыш көйдергән юллар..." исемле сугыш вакыйгаларын тасвирлаучы әдәби-музыкаль композицияләр бәйгесе игьлан ителгән иде. 2 май көне дәвамында Шода, Кенәбаш, Салавыч, Бөрбаш, Кече Лызи һәм Норма авыл китапханәләренең март аенда төшерелгән әдәби-музыкаль видеоязмалары инстаграм социаль челтәренә урнаштырылды.