Центральная библиотека

Сугышның хатын-кыз йөзе түгел

Сугыш тәмамлануны санаучы еллар саны арткан саен, арабызда әлеге Бөек Җиңүне якынайткан сугыш ветераннары, тыл ветераннары саны кызганыч,  кими бара. Алар өлешенә фронтларда һәм тылда батырларча көрәшеп, күпме көч түгәргә, сугыштан соң да илне төзекләндерү өчен алны-ялны белми эшләргә туры килгән... Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлашканда, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе тәкьдиме белән "У войны-не женское лицо- Сугышның хатын-кыз йөзе түгел" социаль-гуманитар проектында Үзәк китапханә дә катнаша. Электрон презентация белән танышып барырга сезгә дә тәкьдим итәбез