Центральная библиотека

Чал тарихлы Балтачым

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан зурлар китапханәсенең уку залында"Хыял" яшьләр үзәге тарафыннан тәкьдим ителгән "Нәрсә?Кайда?Кайчан?" интеллектуаль уены булып узды. Биредә китапханә хезмәткәрләре дә көч сынашты. Уенның икенче өлешендә районыбыз Балтач оешуга 90 ел тулуын күздә тотып,  Үзәк китапханә хезмәткәрләре интеллектуаль обзор үткәрде. Кунакларыбыз чал тарихлы районыбыз белән бәйле кызыклы фактлар, башваткыч һәм туган ягыбызга багышлап төзелгән китап күргәзмәсе белән танышты.