Центральная библиотека

Өчпочмаклы солдат хатлары

Өчпочмаклы солдат хатлары… Күп йөрәкләрнең сагыну хаты ул. Үткән  белән киләчәкне бәйләп торучы тере тарих дәлиле. 13 март көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре Балтач гимназиясенең 9б сыйныф укучылары белән берлектә бик тансык булган әлеге хатларны барладылар, аларның үзенчәлекләре белән таныштылар. Өчпочмак солдат хатларын кулларына алып, үзләре укып йөрәк түрләренә салдылар. Татар әдәбиятында “Искәндәр һәм Зәйнәп: солдат хатлары” дип аталган китаптан сөйгән ярларның солдат һәм тыл тормышын чагылдырган хатларын укып тәэсирләнделәр.