Центральная библиотека

Кармакка эләкмә!

Кешелек дөньясы каршында хәзерге көннең иң куркыныч афәте – наркомания һәм аңа каршы көрәш проблемасы тора. 1 март – Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көненә карата Балтач Үзәк китапханәсендә “Кармакка эләкмә!” дигән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәдә наркоманияне кисәтүгә караган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар урын алды. Китапханәче килгән укучыларга наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлатты һәм аның турында төрле язучыларның китаплары белән таныштырды.