Центральная библиотека

Җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда

Кояш нурына, тамчылар чыңына төренеп март ае да килеп җитте. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен – 8 март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. 5 март көнне Балтач Үзәк китапханәсендә зурлар бүлегенә йөрүче китап укучыларыбыз өчен “Җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда” дип аталган  әдәби – музыкаль кичә үткәрелде. Әлеге чара республикабызның шигырь конкурсларында лауреатлар булган нәни нәфис сүз осталарының шигырьләренә, җыр-моңга үрелеп барды. Бәйрәм күрке булып шагыйрә Фәридә Шакированың үзе башкаруында яңа шигырьләре яңгырады. Кунакларыбыз игътибарына хатын-кызларга багышлап язылган әдәби әсәрләрдән өзекләр укып китапханәгә кайткан яңа китапларга  күзәтү ясалды. Чараның азагында Балтач кинооешмасы тарафыннан “Инсаф” нәфис фильмы күрсәтелде. Китап укучыларыбыз күтәренке бәйрәм рухы белән кайтып киттеләр.