Бар дөнья яме – Сездә!
8 март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Балтач Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан Балтач бистәсе урамында оештырылган «Бар дөнья яме – Сездә!» исемле әдәби бульвар чарасында районыбыз ир-егетләре гүзәл затларга багышлап китаптан шигырьләр укыдылар. Китап укуны һәм шигъриятне пропагандалаучы әлеге чара котлау листовклары өләшү белән дәвам итте.