Центральная библиотека

Әйдәгез, кызлар, серләшик

Кешенең яшьтән үк шәхес буларак формалашуында һәм җәмгыятьтә үз урынын табуда әдәп-әхлак тәрбиясе төп һәм әһәмиятле урынны били. Бигрәк тә хисчән һәм нәфис гүзәл затларыбыз өчен. Хәзерге заман таләпләренә яраклашу белән берлектә оялчанлык һәм тыйнаклык сыйфатларын саклап калуны күз алдына китерү авыр. Балтач Үзәк китапханәсендә әлеге мөһим мәсьәләләрне һәм әдәп –әхлак тәрбиясен үз эченә алган  “Әйдәгез, кызлар, серләшик” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды. Балтач мәктәбе һәм гимназиясенең 9-10 сыйныф кызлары белән очрашуга Балтач мөселман хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Рәйсә Рамил кызы Зарипова һәм Балтач ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова килде. Гүзәл затлар иң элек – ана һәм гаилә җылысын саклаучы. Шуңа күрә яшьлек елларын үкенечсез үткәреп матур итеп гаилә корып яшәүнең күркәмлеге әлеге очрашуның төп темасы булды.