Центральная библиотека

Муса Җәлил турында күбрәк бел

20 февраль көнне Балтач Үзәк китапханә хезмәткәрләре Балтач гимназиясенең 11 класс укучылары игътибарына класс сәгате вакытында Муса Җәлилнең иҗатына багышланган викторина үткәрде. Кроссворд һәм ребуслар чишү беренче карашка ял итү чарасы кебек тоелса да, укучыларның логик фикер йөртүенә һәм фантазиясенә яхшы йогынты ясаучы әлеге чара шагыйрьнең иҗаты турында мәгълүматны җиңелрәк кабул итәргә ярдәм итә.