Центральная библиотека

Мәхәббәт белән китаплар бүләк итегез

18 февраль көнне Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган "Дарите книги с любовью" акциясе тәмамланды. Актив китап укучылар Балтач Үзәк китапханәсенә 60 тан артык китап бүләк иттеләр. Безнең китапханә исеменнән әлеге акциядә катнашучыларның барысына да рәхмәтебезне белдерәбез! Сез бүләк иткән китаплар үз укучыларын табар дип ышанып калабыз.