Центральная библиотека

Китапка гашыйклар көне

Гашыйклар көне уңаеннан Балтач Үзәк китапханәсе районыбызның төрле оешмаларында хезмәт куючы яшьләрне  “Китапка гашыйклар” утравына романтик сәяхәткә дәште. Бүгенге көндә татар һәм чит ил әдәбиятында мәңге үлмәс мәхәббәт тарихлары - “Галиябану”, “Ромео һәм Джульетта” әсәрләре буенча фикер алышулар, хәзерге яшьләрнең мәхәббәткә һәм тормышка карашлары белән уртаклашулары очрашуыбызга үзгә төс бирде. Алга таба яшьләребез әлеге классик әсәрләребезне яхшы азак белән тәмамлап үзләрен язучы ролендә тоя алды. Кичәнең күрке булып ир-егетләребезнең төймә тага-тага гүзәл затларыбзга матур шигырьләр укуы булды. Чарабызның “Хыял” яшьләр үзәге хезмәткәрләре әзерләгән күңелле уеннар белән үрелеп баруы да кунакларыбыз күңеленә хуш килде. Бәйрәм кичәсе Рөстәм Нәбиевның “Бөртекләп җыелган гомер” китабына нигезләнгән буктрейлер белән төгәлләнде. Әлеге очрашу һәр йөрәктә китапка карата хөрмәт һәм ярату хисе уяткан дип ышанып калабыз.