Центральная библиотека

Акыл, Интуиция, Тизлек, Команда...

Акыл, Интуиция, Тизлек, Команда... Илебез  тарихы белән бәйле интеллектуаль уенның исеме        -РИСК нәкъ менә шулай тәрҗемә ителеп киңәйтелә. “Иҗат”, “Тарих”, “Мәдәният” категорияләреннән торган әлеге уенда Балтач гимназиясе һәм Балтач мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Балтач Үзәк  китапханәсендә көч сынашты. Уен барышында укучылар белем һәм фикер йөртү сәләтләрен, логика һәм интуицияләрен кулланып  ТАССРның 100 еллыгына багышланган сорау-биремнәргә җавап таптылар. Нәтиҗәдә, 1 балл аермасы белән гимназия командасы җиңүче булып танылды.