Центральная библиотека

Мәхәббәт белән китаплар бүләк итегез

14 февраль - ул иң романтик бәйрәм генә түгел,  китап укырга яратучылар өчен - Халыкара китап бүләк итү көне. Шул уңайдан, Балтач Үзәк китапханәсе «Мәхәббәт белән китаплар бүләк итегез» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Балтач урта мәктәбенең "Игелек эшләүчеләр" волонтерлар отряды белән берлектә  яраткан китапханәгә китаплар бүләк итүгә чакыручы белешмәлекләр таратылды. Мәдәни вакыйганың төп идеясе-кешеләрне бер-берсенә яхшы китаплар бүләк итәргә рухландыру – чөнки кәгазь китап-ул актуаль бүләк һәм үз кыйммәтен югалтмый.