Хезмәттә дә бәхет табыла
Һәркем үзенең күңеленә ошаган һөнәрне сайларга хокуклы. Ул үзенең сайлаган һөнәре белән халыкка хезмәт итә, яшәвен мәңгеләштерә. Гомерлек һөнәрне сайлау бик авыр эш. Бу хакта 14-15 яшьтән үк уйлана башларга вакыт. Ел башында китапханәбездә төрле һөнәр ияләре белән очрашу кичәсе үткәрү матур традициягә әверелде.
7 февраль көнне Балтач Үзәк зурлар китапханәсенең уку залында “Хезмәттә дә бәхет табыла” дип исемләнгән очрашу-кичә үткәрелде. Кичәдә Балтач урта мәктәбе һәм Балтач гимназиясенең 8 сыйныф укучылары белән очрашуга төрле һөнәр ияләре килде: Галиев Рәис Садикович – Арча агросәнәгать көллиятеннән физика-информатика фәне укытучысы, Файзрахманова Фирузә - Балтач үзәк хастәханәсенең шәфкать туташы, Валиуллин Таһир – ЭПУ “Балтасигаз” да газ жиһазларын ремонтлау һәм эксплуатацияләү слесаре, Хабибуллина Гөлчәчәк – парикмахер-визажист. Киләчәктә нинди һөнәр сайларга? Нәрсәгә игътибар итәргә? Укучылар үзләрен борчыган сорауларга төпле җаваплар, киңәшләр ишеттеләр.