Центральная библиотека

Сөйләм тюнингы

Кем дә булса сөйләмне тюнингларга мөмкин дип күз алдына китерә аламы? Ә бу мөмкин! Сүзлекләр һәм энциклопедияләр ярдәмендә. Шулай итеп, Үзәк зурлар китапханәсендә Балтач гимназиясенең 8 сыйныф укучылары өчен «Сөйләм тюнингы» дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде.  Укучылар, төрле сүзлекләр һәм энциклопедияләр кулланып, Балтач районына багышлап язылган сүзләргә һәрьяклап аңлатма бирделәр.  Шулай ук дәрес барышында балалар үзләренең белемнәрен тикшерделәр һәм Балтач районы авылларының тарихыннан кызыклы фактлар белделәр