Центральная библиотека

Ленинград батырлыгы

27 гыйнвар - Ленинград блокадасын өзү көне... Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Факел" яшүсмерләр клубында "Ленинград батырлыгы "дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Китапханәче әңгәмә барышында чарада катнашучыларны шул чор кайтавазы аша тарих дөньясына алып кереп тарихтагы кызыклы фактлар белән таныштырды. Шулай ук алар игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.