Центральная библиотека

Хәтер белән без мәңгелек

Хәтер... Ил хәтере, халык хәтере... Тарихта ил һәм халык хәтереннән мәңге җуелмаслык вакыйгалар була. 2020 нче ел Хәтер һәм дан елы, ТАССР оешуга 100 ел, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел, Балтач районы оешуга 90 ел, “Татарстан яшьләре” газетасына 100 яшь. Шушы уңайдан 21 нче январь көнне Балтач Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Балтач урта мәктәбенең 10-11 нче классларына “Хәтер белән без мәңгелек” исемендәге телдән журнал уздырдылар, биредә соңгы гасырның тарихи вакыйгалары һәм кызыклы фактлары билгеләп үтелде Китапханәчеләр тәгъдим иткән буклетлар, китаплар аша укучылар үзләренә бик күп мәгълүмәт алдылар. Темаларны яктырткан презентация дә аларда зур кызыксыну уятты.