Центральная библиотека

Хәтер кайтавазы

12 декабрь көнне Балтач Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Балтач урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары белән Ватан Геройлары көне уңаеннан дәрес алдыннан «Хәтер кайтавазы» дип исемләнгән телдән журнал үткәрделәр. Укучылар Ватаныбызның героик сәхифәләре турында белемнәрен киңәйттеләр һәм туган ягыбыз геройлары турында мәгълүмат тыңлап үттеләр. Һәлак булганнарны искә алу-һәр кешенең бурычы.